Республиканың, шул исәптән Казанның да, бик күп мәчетләрен проектлауда катнашкан архитектор Искәндәр Насыйров үлгән. Аңа 39 яшь иде. Әлеге хәбәрне танылган адвокат Руслан Нәгыев җиткерде.
- Кичә, Ураза бәйрәмендә, кичке намаздан соң безнең дустыбыз, искиткеч архитектор, патриот Искәндәр Насыйров вафат булды. Аллаһның рәхмәтендә булсын, Искәндәр кардәшебез! - дип язган ул үзенең сәхифәсендә.
Аны озату «Алтаң» мәчетендә бүген оештырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез