Газетага язылу

Реставрациядән соң Сөембикә манарасына ярымай кире кайтарылды

Реставрациядән соң Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы түбәсенә алтын ярымайны кире урнаштыралар. Ул анда октябрь башыннан бирле юк иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Реставрация өч атна чамасы вакыт алган, ярымайдан иске алтын катламын салдырганнар һәм яңасын сусаль алтыннан ясаганнар.

Өстәвенә, ярымайны иртәнге 6да, автокран җәелгәннән соң урнаштырырга булганнар. Өстәге эшчеләр бурычны якынча 40 минут эчендә үтәделәр.

«Сөембикә манарасы – безнең музей-тыюлыкның төп символларының берсе. Ә ярымай – аның аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә аның яңадан үзенең законлы урынына кайтуы бик шатлыклы вакыйга», – дип белдерде «Казан Кремле» музей-тыюлыгының агымдагы ремонт һәм реставрация буенча директор урынбасары Андрей Нижегородов.

Исегезгә төшерәбез, хәзер реставрация процессы бөтен манарада уза. Эшләрне киләсе елның 30 августына тәмамларга планлаштыралар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре