Резеда Гобәева: «Яңалыклар күңелемне төшерә...»

Безне нәрсә бәхетле итә? Җылы өебез, якыннарыбызның елмаюы, туңдырма яки вакытында бирелгән хезмәт хакымы? Һәркем үзенчә аңлый, аңлата һәм тоя бу хисне. 20 март – Халыкара бәхет көне алдыннан «Ни хәл» сәхифәсе кунаклары белән дә бәхет турында сөйләштек.

Резеда Гобәева, шагыйрә:

– Мине нәтиҗәле эшләнгән эш бәхетле итә. Ниндидер зур проектмы ул, көндәлек тормыштагы вак кына әйберләрме – мөһим түгел. Миңа калса, бәхет ул – юк кына әйберләргә дә шатлана белү! Якыннарымның, дусларымның бәхетенә үземнекенә караганда да ныграк сөенәм!

Нәрсә бәхетсез итә дигәндә – яңалыклар... Хәзер интернетны ачсаң да, матбугат битләрендә дә начар хәбәрләр шулкадәр күп...

https://vatantat.ru/2021/03/49729/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

бәхет

Көн хәбәре