Газетага язылу

РФ Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьгә балалар бакчалары өчен яңа тәкъдимнәр әзерләде

1 сентябрьдән Россия балалар бакчаларында яңартылган тәкъдимнәр үз көченә керәчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Яңартулар мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең эш программаларына, тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәрүгә, шулай ук балалар бакчаларында кулланыла торган музыкаль тәрбиягә кагылачак дип ачыклык кертелә.

РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов «Формирование» экспертлар төркеме утырышында искәртеп үткәнчә, министрлык тарафыннан агымдагы ел Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре