РФ Оборона министрлыгы Татарстанда бәреп төшерелгән өч пилотсыз очкыч турында белдерде

Россия Оборона министрлыгы Татарстан территориясе өстендә өч Украина пилотсыз очу аппаратларын бәреп төшерү турында хәбәр итте. Бу иртән берничә сәгать дәвам иткән зур һөҗүм кысаларында булган.

Иртәнге сигездән Мәскәү вакыты буенча төшкә кадәр Россия оборона системасы тулы куәткә җәлеп ителгән. Шушы дүрт сәгать эчендә ПВО дежур расчетлары гомумән алганда Россия территориясе буенча төрле юнәлешләрдә очучы самолет тибындагы 44 украин дронын юкка чыгарган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре