Рифат Сәлах: «Оялудан, барлык уенчыкларны ташлап чыгып киттем»

Кемдә генә булмаган икән соң ул – беренче мәхәббәт? Кемдәдер ул беренче һәм мәңгелек була, кемдер гомере буе аны сагынып яши. Без дә сәхифәбез кунагыннан тәүге яры, беренче мәртәбә гашыйк булуы турында сораштык.

Рифат Сәлах, шагыйрь:
– «Беренче мәхәббәт» дигән сүз – бик кызык сүз әле ул. Аны төрлечә аңларга була. Әгәр беренче гашыйк булу икән, ул балачакта беренче сыйныфка укырга кергәч булгандыр. Күршегә кайткан кунак малай белән уйный идек, ул мине ишегалларына чакырды. Ә анда мин гашыйк булган кыз таганда атынып утыра. Оялудан, бөтен уенчыкларны каядыр ташлап, чыгып чаптым. Бер уенчык машинаны һич кенә дә таба алмаганыбыз истә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

мәхәббәт ярату

Көн хәбәре