«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.
Оренбургта туып үскән Рифат 20 ел инде Татарстанда яши.
«Казан, Татарстан һәрвакыт читтә яшәүче татарларның кыйбласы, мәркәзе булды. Мондагы рәхәтлек, җылылык, татарлыкны сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Аны читтән килеп, үз күзләре белән күрәләр, танышалар. Татарстан – үзе бер матур утрау», – дип билгеләп узды Рифат Зарипов.
Ул җырчы Салават Фәтхетдиновның «Россияне зур, матур бер йорт дип карасак, Татарстан – анда «вип» бүлмә» дигән сүзләрен дә искәртеп узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез