Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтте. “Форумның эшлекле программасы дәүләт идарәсеннән алып сәламәтлек саклауга һәм агросәнәгать комплексына кадәр – ун тематик юнәлешне үз эченә ала. Аны, шулай ук, партнерлык чаралары, стартаплар очрашулары һәм конференцияләр тулыландыра”, – диде ул. Билгеле булганча, Kazan Digital Week-2026 форумы 29-31 октябрьдә “Казан Экспо”да узачак. Анда 70 илдән 19 меңнән артык катнашучы теркәлгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез