«Һәм бу система бердәм транспорт инфраструктурасы мохитендә булырга тиеш», - дип өстәде Татарстан Фәннәр академиясе башлыгы.
Шул ук вакытта ул юлларны, авиация маршрутларын һәм су юлларын үз эченә алган транспорт системасын үстерүдә бердәм алымның мөһимлегенә басым ясады.
Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, пилотсыз очкычларны үстерүдә төп бурыч – социаль нәтиҗә. Икенче төрле әйткәндә, сүз яңа сервислар ярдәмендә гади халыкның тормыш сыйфатын яхшырту турында бара, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез