Рифкать Миңнеханов: «Төбәкләр белән фәнни элемтәләрне ныгытуда актив эшлибез»   

Илнең 27 шәһәреннән әйдәп баручы фән хезмәткәрләре, тәҗрибә уртаклашыр өчен, Казанга җыелды. Фәнни-гамәли конференция катнашучылары Россиянең төрле почмакларында милли, этномәдәни һәм тел мәсьәләләрен хәл итү турында фикер алышачак.   

«Россия төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең уңай тәҗрибәсе» дип аталган фәнни-гамәли конференция алтынчы тапкыр уза. Пленар утырышта катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде.

– Традицион кыйммәтләр – җәмгыятебезнең нигезе. Гражданлык, ватанпәрвәрлек, туган җиргә хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык эшебезнең төп юнәлеше булып тора. Яхшы галимнәр булырга мөмкин, әмма ватанпәрвәрлек хисе юк икән, бу берни түгел,   –  диде ул.

Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, мондый зур чаралар Татарстанның, аның мәдәниятенең һәм теленең кирәк булуын күрсәтә.

–  Без Россия төбәкләре белән фәнни элемтәләрне ныгытуда бик актив эшлибез. Башкортстан, Чечен Республикасы, Якутия белән актив хезмәттәшлек итәбез, – дип сөйләде ул.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов ил дәрәҗәсендә фәннең гуманитар юнәлешенә зур игътибар бирелүнең бик мөһим булуын әйтте.

– Әлеге конференция үз тематикасы белән бик уңышлы, федераль һәм төбәк көн тәртибенә туры килә. 18 июньдә Президентыбыз илнең фәнни-технологик үсешенең яңа өстенлекле юнәлешләре турында указга кул куйды. Алар арасында беренче мәртәбә гуманитар юнәлешкә зур игътибар бирелде. Аерым алганда, Россия җәмгыятенең социомәдәни үзенчәлеген саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә. Бу бик мөһим, – диде Айнур Тимерханов.

Мәскәүнең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты директоры вазыйфаларын башкаручы Алексей Загребин Татарстан белән хезмәттәшлек дәвамлы һәм үзара файдалы булыр дип өметләнүен әйтте.
– Россиядә эшләп, без даими аралашырга, бер-беребездән өйрәнергә тиеш. Бу этносоциологик тикшеренүләрнең мөһим өлеше булып тора. Чөнки һәр галимнең – үз тәҗрибәсе, үз алымнары, тикшеренү ысуллары, – дип сөйләде Алексей Загребин.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге мөдире Радик Исхаков республикада иң көчле фәнни мәктәпләрнең берсе булуын әйтте.

– Федераль структуралар ярдәме белән республикада бик көчле экосоциология мәктәбе формалашты. Фәнни проблемаларыбыз да бар, аларны заманча хәл итәргә кирәк. Бигрәк тә хәзер – дәүләт алдында бик күп бурычлар торган чорда без әзер булырга тиеш, – дип белдерде ул.

Фото: Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре