• Фото: видеодан скриншот

Римма Никитина СВОдан кайткан егете белән очрашкан дулкынландыргыч мизгелне күрсәтте

Популяр татар җырчысы, автор-башкаручы Римма Никитина СВО зонасыннан кайткан егете белән очрашу мизгелен күрсәтте.

Бу җәйдә егет  читтән генә –  җырчыга махсус операция зонасыннан тәкъдим ясаган иде. Римма егет өенә кайткач, шәхсән үзенә җавап бирергә вәгъдә итте. Хәзер җырчының тормышын күзәтеп баручылар Римма Никитинаның сөйгәненә ни дип җавап биргәнен дулкынланып көтә.

- Көттем, - дип язган Римма социаль челтәрләргә урнаштырган видео астына. Җырчы егетенең исемен дә әйтми, йөзен дә күрсәтми. Тик ул аның үзеннән яшьрәк булуын әйткән иде.

Кияү кеше СВО зонасында булуына карамастан, Римманы  iPhone 16 ProMax смартфоны, 300 "Рафаэлло" конфетыннан торган букет кебек кыйммәтле бүләкләр белән сөендереп тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре