Римзил Вәлиев: «Республика җитәкчеләренә, депутатларга таләп тә, өмет тә зуррак»

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм аның тормыш иптәше, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев өчен бүген икеләтә бәйрәм икән. Сайлаудан тыш, бүген аларның уллары Денисның туган көне. Бу хакта Вәлиевлар гаиләсе «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны вакытында әйтте.

«Туры эфир»га алар оныклары Динә белән килгән иде. «Монда сайлау участогыннан туры килдек. Участокта күптән күрешмәгән танышларны очратып куандык», – диде Зилә Вәлиева.

Римзил Вәлиев әлеге сайлауга зур өметләр баглавын әйтте. «Татарстан шулкадәр үсте, үзгәрде. Без Казанга килгән еллар белән чагыштырсак, ул шулкадәр югары дәрәҗәгә күтәрелде. Татарларның үзәге булгач, бөтен илгә шундый үрнәк күрсәткәч, республика җитәкчеләренә, сәясәтчеләренә, депутатларга таләпләр дә, өмет тә зуррак», – диде ул.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе сайлау участокларында эшләүче күзәтүчеләрдән тәртип бoзу һәм башка гадәттән тыш хәлләр турындагы хәбәрләр килмәвен әйтте. «Сайлау тыныч узар дип өметләнәбез», – диде Зилә Вәлиева.

Тагын бер кат искәртик, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны дәвам итә. Аның кысасында сәгать саен iPhone 15 смартфоны иясе ачыклана, ахырдан Lada Vesta автомобиле откан кеше дә билгеле булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре