18 октябрьдә Камал театрында Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән хушлашу мәрасиме узды. Артистны озатырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәрәҗәле затлар килде.
1961 елда Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесын тәмамлаганнан соң, Ринат Таҗетдинов гомерен Камал театрына бәйли. Тамашачы артистны ягымлы, эмоциональ һәм харизмалы булуы өчен тиз арада яратып өлгерә. Бүген исә Камал театры залы бөек артистны хөрмәт иткән тугры тамашачыларны, бергә эшләгән хезмәттәшләрне һәм дусларны бергә җыйды. Хушлашу мәрасимендә шәхесне бары яхшы яктан гына искә алдылар.
Рөстәм Миңнеханов Ринат Таҗетдиновны зур шәхес дип атады.
– Татар халкы өчен бу – бик зур югалту. Ринат ага – зур шәхес. Аның бөтен хезмәте безнең телебезне саклау, республикабызны үстерү өчен булды. Әлбәттә, без Ринат аганы гел истә тотарбыз, аның исемен мәңгеләштерербез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук сәхнәдән Ринат Таҗетдиновның кызы Руфина Таҗетдинова тамашачыларга рәхмәт белдерде.
– Әти нурлы, көчле һәм энергетикасы ташып торган артист иде. Ул тамашачысына яктылык өләште. Аның шушы энергиясен кабул иткән тамашачыга мин бик рәхмәтле. Миңа калса, ул һәрвакыт тамашачылар мәхәббәтенә күмелеп яшәде. Аның бүген бу сәхнәдән озатылуы символик мәгънәгә ия. Ул бу сәхнәне шулкадәр яратты һәм сагынды. Дөнья әти калдырган яктылыкта бик озак кинәнер, дип өметләнәм, – диде ул.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев дустын югалтуны бик авыр кичерүен әйтте.
– Бүген татар халкы авыр кайгы кичерә. Безгә – Ринат белән бергә 5 ел Мәскәүдә укып, театрга 63 ел гомеребезне багышлаган кешеләргә – бу бигрәк тә авыр. Ринат безнең буын кешеләре арасында иң бәхетле, иң талантлы артист иде. 1961 елда шаулап, Камал театры сәхнәсенә килеп керде. Ул иң төп рольләрне уйнады, хәтта кабахәт геройларны да әйбәт башкарды. Аны тамашачы да, җитәкчеләр дә яратты, чөнки ул үзен тормышта әдәпле тотты. Урының оҗмахта булсын, Ринат дустым, – дип төгәлләде Равил абый.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да театр легендасы, күршесе Ринат Таҗетдинов турында истәлекләре белән бүлеште.
– Ринат якты шәхес иде. Без – аның белән 65 елга якын аралашып яшәгән кешеләр. Өстәвенә бер йортта да яшәдек. Ул – бөек артист. Татар артистлары арасыннан хезмәте ягыннан да, титулы ягыннан да беренче урында тора. Ул сәхнәдә уйнаганда, заллар тула иде! Нинди генә рольгә алынса да, Ринат аны профессиональ дәрәҗәдә башкарып чыкты. Бөтен яктан да сагындыра торган шәхес, юксынырбыз инде, – диде Равил абый.
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Ринат Таҗетдиновны болай искә алды:
– Сәхнәне дә, тамашачыны да алдап булмый. Ринат абыйны яратмый мөмкин түгел иде. Аның белән соңгы тапкыр телефоннан сөйләшүебез исемдә. Ул миңа шалтыратты да: «Рәхмәт әйтергә дип шалтыраттым. Рәхмәт сиңа, рәхмәт театрга», – диде. Әйе, чыннан да, Ринат абый театрга рәхмәтле булып яшәде.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Ринат Таҗетдиновны якты, әдәпле, яхшы кеше буларак тасвирлады.
– Ринат әдәпле, гел елмаеп, кояш кебек балкып торучы кеше булып истә калды. Без аның белән Татарстан урамында 17 ел буе бер мәйданчыкта яшәдек. Ринат – илебезнең горурлыгы, андый шәхесләр күп булмый, – диде ул.
Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин бөек артистны үзенең укытучысы дип атады.
– Бар мәктәптә, институтта сабак бирүче укытучылар һәм бар Ринат абый –
үз тормышы, сәнгате белән минем өчен укытучы булган кеше, – дип уртаклашты артист.
Шулай ук легендар артистны Татарстанның халык артистлары Фәнис Җиһанша һәм Филүс Каһиров та искә алды.
– Ринат абый гаҗәеп эчкерсез, һәрвакыт ярдәмгә атлыгып килә торган кеше иде. Ул безнең өчен зур үрнәк булды. Аның белән бер сәхнәдә басып торганыма, иҗат итә алганыма шатланам. Ринат абыйның яктылыгы безнең күңелләрдә, тамашачылары күңелендә бик озак сакланыр, – дигән сүзләр җиткерде Фәнис Җиһанша.
– Ринат абый, зур шәхес булуына карамастан, бик гади кеше иде. Бөтен кеше белән дә бер дәрәҗәдә, бертигез сөйләште. Мин – аннан бик күпкә яшь артист, шулай булса да, минем белән аралашканда, «дустым» дип дәшә иде. Аның белән сөйләшү үзе бер вакыйга иде. Ул тормышны яратып, аның кадерен белеп яшәде һәм безгә дә шулай яшәргә кирәклекне күрсәтә иде. Миңа калса, ул хезмәттәшләренә дә, яшь артистларга да зур үрнәк булды. Ринат абыйның урыны оҗмахта булсын, аны мәңге онытмабыз! – диде Филүс Каһиров, хатирәләрен яңартып.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез