Ринат Фазыловка Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары таныклыгы тапшырылды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ринат Фазыловка Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары таныклыгын тапшырды.

Искәртеп узабыз, кичә республика парламенты сессиясе алдыннан узган профильле комитет утырышында Ринат Фазылов Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды. Комитет әгъзалары аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Бу вазыйфада Ринат Фазылов Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнгән Рәсим Баксиковны алмаштырды.
«Комитет гади түгел, аның карамагында һәм вәкаләтләрендә – гражданнарыбызның иминлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итү», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ринат Фазыловка эшендә уңышлар теләде.

Ринат Фазылов, үз чиратында, парламент башлыгына һәм Дәүләт Советы депутатларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

Ринат Фазылов – «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте координаторы. Юридик фәннәр кандидаты, ТР буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, сугышчан хәрәкәтләр ветераны. 2024 елда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре