Газетага язылу

Ринат Рахматуллин апрель ахырында концертлар куярга җыена

Ринат Рахматуллинның колония-поселениедән чыгар вакыты җитеп килә. Аның социаль челтәрләрендә якын арада булачак концертлары турында хәбәрләр пәйдә булды. Җырчының программасы «Ринат Рахматуллин иҗатташ дуслары белән» дип атала. Артист Пермь якларына юл тотачак. Җырчыны май ахырында Казанда узачак «Татарча Солянка» концертында да күреп булачак.

Афишалары янында тамашачысы күпсанлы комментарийлар калдыра. Ринат Рахматуллинны Казан, Чаллы, Башкортстан якларында да көтеп калуларын, җырларының һәм тавышының үзенчәлекле булуын язалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре