Артист бу сүзләрегә хатыны белән бик бәхетле булуын өстәде, дип яза «Кazanfirst». Исегезгә төшерәбез, 56 яшьлек Ринат Рәхмәтуллин белән 27 яшьлек Динара 2023 елда никах укыттылар, ә быел март аенда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр. Пар яшь аермасын проблема дип санамый, алар өчен бер дулкында булу мөһим.
– Ир кешенең уңышы, аның алга барырга теләге 90% очракта хатын-кыздан тора. Аллаһка шөкер, миңа хатыным белән бәхет елмайды. Яныңда мотиватор, синең шөгылеңне аңлаучы һәм сине алга этәрүче кеше булганда, бу – икеләтә бәхет, – диде Ринат Рәхмәтуллин «Татар радиосы» эфирында.
Җырчы Динара ярдәмендә соңгы еллардагы барлык авырлыкларны җиңеп чыгуын берничә тапкыр әйткән иде. «Ул минем тормышыма дөньяларым җимерелеп, аска тәгәрәгән вакытта килеп керде», – дигән иде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез