Газетага язылу

Ринат Рәхмәтуллин: «Татар эстрадасында бер миндә генә яшь хатын»

Танылган җырчы, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин яшь хатыны – үзеннән 29 яшькә яшьрәк Динара белән киләчәккә җитди ниятләре турында белдергән. ТНВ каналында “Уйныйк-уйлыйк” тапшыруында алар нинди ямьсез сүзләр ишетергә, нинди күңелсезлекләр кичерергә туры килүе турында сөйләгән. Алып баручы, мөнәсәбәтләре халыкка мәгълүм булгач, бигрәк тә нәрсәнең күңелләренә нык тиюен сораган.

– Аеруча миңа эләкте. Дусларымнан да, коллегаларым, туганнарымнан да. Элегрәк дусларым күп иде, хәзер исә бармак белән санарлык кына калды. 2-3ләп кенә. Туганнарым белән дә шулай булыр дип уйлаган идем. Аллага шөкер, мине аңладылар”, – дип сөйләде Динара.

– Мине исә, киресенчә, барысы да мактады. Менә бит, булдырган, яшь хатын алган, дип.  Шөкер, татар эстрадасында бер мин генә яшь хатынлы. Без бит уен уйнамыйбыз. Гаилә кордык, бездә барысы да чып-чын. Күпләр аның турында, акчасына, популярлыгына гына кызыга дип, озакламый барысы да узачак, дип уйлады. Әмма Динара тормышыма иң авыр мизгелләрдә килеп керде: популярлыгым төшкән, акча кыенлыклары барлыкка килгән, авариягә эләгеп, колониягә юл тотарга тиеш булган бер мәлдә. Миңа ул шул вакыттан бирле терәк булып килә, һәм без атнасына җиде көн 24 сәгать буе гел бергә”, – дигән Ринат Рәхмәтуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре