Газетага язылу

Ринат Рахматуллинның гаиләсендә сөенечле яңалык бар

Җырчы Ринат Рахматуллинның гаиләсендә күңелле яңалык: аның кече кызы Регина кияүгә чыккан.

Ринат Рахматуллинның гаиләсендә сөенечле яңалык бар
социаль челтәрдән

«Бүген без кечкенә кызымның никахында, дуслар. Бәхетле, тигез тормыш насыйп булсын сезгә, кызым», – дигән Ринат Рахматуллин социаль челтәрләрдә.

Җырчының язылучылары яшь парга изге теләкләрен юллаганнар. Ә менә аның ике кызы белән төшкән фотосы сораулар тудырган. Язылучылары олы кызын хатыны дип уйлап, Ринатны шелтәләп тә алганнар.

«Хатыныгыз бик сөйкемле ханым булган икән. Моны ничек башкага алыштырып булды?», «Кызларын тапкан хатын белән яшәгән булса… Хатыны нинди матур», – дигән комментарийлар калдырганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре