Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны 29 яшькә олы иргә кияүгә чыгуын әти-әнисе ничек кабул итүен әйтте

Популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара үзеннән 29 яшькә зуррак кешегә кияүгә чыгарга җыенуын әти-әнисе ничек кабул итүе турындагы сорауларга җавап итеп, социаль  челтәрләрдә ролик урнаштырган.

Видеода әнисе кызының шактый олы яшьтәге кешегә кияүгә чыгуын ничек кабул итүе турында болай ди:

- Ринатны күрү белән аның яхшы кеше икәнен аңладым. Ул ихлас күңелле, Динараны кулында гына йөртә. Безне, әти-әниләрне, әби-бабайларны бик хөрмәт итә. Кызыңны шундый кешегә бирергә ничек риза булмаска? Иң мөһиме, кызым бәхетле.

Ринат Рәхмәтуллин Динарага төрмәгә утырыр алдыннан тәкъдим ясаган иде.  Буа администрациясе бинасы янында һәлакәткә очраганнан соң җырчы 6 ай колониядә утырып чыкты.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре