• Фото: Татар-информ

Ринат Рахматуллинның концертында яшь хатыны биегән

Җырчы Ринат Рахматуллин, ниһаять, үзенең яшь хатынын тамашачысы һәм социаль челтәрдәге дусларыннан яшерми башлады. Бүген җырчы үзенең сәхифәсенә тормыш иптәшенең сәхнә артында сыздырып биегән видеосын куйган, дип яза "Интертат".

Ринат Рахматуллин хатынының матур җырлавын да әйткән иде. Киләсе сезон концертларында ул Динара белән парлап дуэт башкарырга җыена.

Динара ире белән барлык концертларга да йөри, үзе шушы көннәрдә «Интертат»ка әңгәмәдә сөйләгәнчә, аның тормышын үзгәртүдә төп рольне уйный. «Мин әйдәкләп торучысы инде аның. Сценарийларга да төзәтмәләр кертәм, прическасын, сәхнә һәм көндәлек образларын да кайгыртам. Ринат бөтенләй башка тормыш белән яши ул хәзер. Элекке Ринат артта калды. Мин үзем дә бик шатланам аның тормышында булуыма һәм иҗатына йогынты ясавыма», – дип сөйләгән иде Динара безгә.

\

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре