Ринат Садыйков: “Балаларның иминлеген көн саен кайгыртабыз”

Лагерьларьда куркынычсызлык кагыйдәләре ни дәрәҗәдә үтәлә? Диңгездә балаларның иминлеге ничек кайгыртылачак? Татарстан Министрлар Кабинетында балалар ялына багышланган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әлеге сорауларга җавап бирде.

Узган ел көчле җил, давылдан соң балалар лагерендә шактый агачлар ауган иде. Алар тәртипкә китерелгәнме?
– Яз көне, Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белән комиссия төзеп, һәр лагерьга барып, җыештырып бетердек. Авырга мөмкин булганнарын да тәртипкә китердек, –диде министр.

Балалар иминлеге – үзәктә. Балаларны диңгез буена алып бару, ашау-эчү белән тәэмин итү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре дә каралган.
–Иминлеккә бәйле сорауларга аерым игътибар бирәбез. Куркынычсызлык саклау оешмалары белән килешүләр төзелде, алар белән эш алып барыла, – диде Ринат Садыйков.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре