Ринат Садыйков Лисичанск шәһәре хастаханәсендә булды

ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәре хастаханәсендә булды. Ул баш табиб Елена Олексюк һәм башка хезмәткәрләр белән алдагы бурычлар, шулай ук медицина учреждениесе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты.

Ринат Садыйков республика ярдәме белән ремонт ясалган һәм заманча медицина җиһазлары урнаштырылган бүлекләрне карады. Аның сүзләренчә, матди-техник базаны ныгыту һәм пациентлар өчен шартларны яхшырту эше дәвам итәчәк.

Ринат Садыйков кадрлар кытлыгы булу турында да әйтеп үтте.

Хәзер төп бурыч – коллективны ныгыту, яңа белгечләр килүне тәэмин итү һәм урыннарда табибларга ярдәм күрсәтү, диде ТР вице-премьеры.

«Җиһазлар – хастаханә эшенең нигезе, әмма иң мөһим фактор – кеше капиталы. Биредә эшләүче белгечләр югары дәрәҗәле медицина ярдәмен күрсәтергә сәләтле. Бүген без төп өстенлекләрне билгеләдек һәм Татарстандагы коллегалар белән киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килештек», – диде Ринат Садыйков.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре