Аның әйтүенчә, концертка әзерләнгәндә акча ягы чабудан нык тарткан. Концертны оештыруның һәрбер өлеше миллионнарча сумга төшкән. Җырчы блогер Олеся Леснаяга шул хакта сөйләп үткән.
– Рус йолдызлары концертларын оештыручыларның күбесе татар артистларына өстән карый. Без Россия артистларының концертлары белән бер үк дәрәҗәдә барысын да эшләдек. Концертны оештыруда акча ягы иң кыены булды. Ул 30 миллион сумга төште. Әлеге залны ике көнгә арендага алып тору 2 миллион тора. Бер көндә – аппаратураны җыярга, икенче көнне концерт куярга кирәк иде. Башлыча безгә 3 көн таләп ителсә дә, акчабыз чамалы булганлыктан, 2 көнгә сыешырга туры килде. Бөтен кыенлык нәкъ менә шул акчага килеп тоташа. Безнең билет бәяләре Россия йолдызларыныкы белән чагыштырганда күпкә ким бит, – дигән Ришат Төхвәтуллин.
Аның әйтүенчә, оештыруның теләсә кайсы өлеше миллионнарча сумнар таләп иткән. Бу чыгымнарга аппаратура, ут һәм тавыш кую, өстәмә биючеләр һәм артистлар чакыру, башка шундый чыгымнар кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез