Газетага язылу

Ришат Төхвәтуллин иҗат юбилее уңаеннан 10 меңгә якын тамашачысын җыйды

Казанда Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның шоу-концерты узды.

Бу юлы ул үзенең 15 еллык иҗаты уңаеннан "Татнефть-Арена"да 10 меңгә якын тамашачыны җыйды. 

Алдан ук шоу вәгъдә иткән җырчы сәхнәгә мотоцикл белән чыкты. Сәхнәдә Ришатның иң популяр җырлары яңгырады. Сюрпризлар да җитәрлек булды. Шуларның берсе - Миләүшә Тяминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камеры хоры белән берлектә башкарылган җырлар. 

– Монда минем иң тугры тамачыларым җыелган. Без инде унбиш ел бергә. Баскыч буйлап менә-менә менә шушы көнгә килеп җиттек. Миңа тагын бер баскычка менәргә ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, - дип җылы хисләрен белдерде Ришат Төхвәтуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре