Ришат Төхвәтуллин Салават Фәтхетдинов рекордын уздыра алдымы?

#айдадомой онлайн концертлар сериясен Салават Фәтхетдинов башлап җибәрде һәм кичә эстафетаны Ришат Төхвәтуллин кабул итеп алган иде. Күпләрне: "Ришат Салават рекордын уздыра алырмы?" - дигән сорау кызыксындырган иде. Ниһаять, нәтиҗә билгеле булды: Салават концертын ярты миллионга якын кеше караса, Ришатныкын 650 мең кеше карган. Димәк, Ришат үз рекордын куйды!

Ә бүген эстафетаны «Фабрика звезд», «Народный артист», «Голос» телепроектларында катнашучы, «Мураками» төркеме солисты Диләрә Ваһапова дәвам итә. Карау өчен сылтама монда.

https://vk.com/nashtatarstan?w=wall-85877975_96798

https://ok.ru/nashtatarstan

https://www.instagram.com/tatarstan_official/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Салават Фәтхетдинов Ришат Төхвәтуллин Салават #айдадомой Диләрә Ваһапова

Көн хәбәре