Ришат Төхвәтуллин табибларга рәхмәт әйтте

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин онлайн-концерт барышында туры эфирда табибларга рәхмәт әйтте. Теләкләрен ул бүгенге авыр шартларда, коронавируслы вазгыятьтә армый-талмый эшләүче медицина хезмәткәрләренә җиткерде.

- Дүртешәр смена йокламыйча, кемнәрнеңдер гомерләрен саклыйлар. Сезгә дә күбрәк тынычлык телисе килә. Азрак сырхаулар килсен, - диде җырчы.
Онлайн-концерт өч сәгать дәвам итте. Ришатны Австралия, Нью-Йорк, Испания, Төркиядән тыңлаучылар булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ришат Төхвәтуллин

Көн хәбәре