Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина социаль челтәрләрдә канәгатьсезлеген белдергән: җырының сүзләрен Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин өчен чыгарылган яңа көйгә салганнар, дип яза “KazanFirst”.
Җырчы Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның “Яратыр идем” дигән яңа җыры чыкканнан соң шундый канәгатьсезлеген белдергән. Гайнуллина авторларны җырының сүзләрен күчереп алуда гаепли. Бу җырны инде берничә ел башкарып килә ул, хәтта клип та төшерелгән.
– Җырым 2017 елның 7 сентябрендә РАОда (Россия авторлар җәмгыяте-ред) рәсми төстә теркәлде. Ризван Хәкимов бу сүзләргә тагын бер көй язган һәм аны бер артистка саткан. Узган елда гына әлеге җырның аранжировкасын яңарткан идем. Барысы да РАОда юридик яктан теркәлгән. Әле хәзер генә шушы сүзләргә Ришат Төхвәтуллин өчен көй язганнар. Ни өчен авторлар шуның кадәр игътибарсыз? Хәзер тагын бер композициямә җыр язалар. Йомшак булуымнан файдаланалардыр, – дигән Мәдинә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез