Алганчы ахырын уйла икән! Куелган таләпләрне тиешенчә үтәмәү, акчаны үз кесәңә шудырырга тырышу, вәгъдәләрнең кәгазьдә генә калуы, вазыйфаи мөмкинлекләрдән файдалану... Республиканың коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча экспертлар төркеме әнә шундый закон бозу очракларына тап булган. Татарстан Рәисенең Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов кырын эшләрнең кайчан да булса бер фаш ителәчәге турында сөйләде.
Тикшерү, кимчелекләргә төртеп күрсәтү нәтиҗәсен бирми калмас. Кемгәдер сабак та, гыйбрәт тә булып куярга мөмкин. Рөстәм Гаязов сөйләп киткән коррупцион очраклар арасында гайре табигыйлары юк кебек. Әйтик, берәүләр җитәкчеләре урынында калып торганда, үз-үзләренә премия язып утырган. Үз туганнарын, якыннарын эшкә, яхшы урынга урнаштыру очраклары да юк түгел. Керемнәрне күрсәтмәү, исәп-хисап эшендә нәрсәне дә булса йомып калулар да еш очрый.
Тишек тагарак
Суда, суда, суда йөзә... алмыйлар! «Татарстан флоты» компаниясенә дәгъвалары бар икән комиссиянең. Баксаң, компания бик аяныч, кулланышка яраксыз хәлдәге берничә су транспорты сатып алган.
– Бер метеорның двигателе дә, винтлары да юк. Берсе – файдалануга яраксыз хәлдә, – дип сөйләде Рөстәм Гаязов. Хәзер инде бу су транспортын рәткә китерү өчен генә дә шактый акча кирәк. Мондый күренешләрне бал мичкәсенә чүмечләп салынган дегет дип атады Рөстәм Гаязов.
Монысы – бер хәл. «Татарстан флоты» компаниясенең су судноларын төзекләндерү өчен шәхси эшмәкәрләр белән төзегән килешүләрендә дә кимчелекләр табылган. Килешүдә эш хаклары бик арттырылган, ди.
– Мәсәлән, 11 млн сумлык контрактның бәясе 7,8 млн сумга арттырылган. Бу чынбарлыктагы ремонт бәясеннән 70 процентка күбрәк, – дип аңлатты Рөстәм Гаязов.
Тәртипме?
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов тармакта ришвәтчелеккә каршы нинди эш алып барылуы хакында сөйләде.
Укыту, аңлату эшләреннән тыш, министрлыкта эчке контроль юнәлешенә дә игътибар бирелә. Вәлиуллов әйтүенчә, узган ел министрлыкта 142 тикшерү оештырылган. Шул рәвешле тармакка кагылышлы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә бәйле 65 ревизия үткән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ничек эш алып баруын 51 мәртәбә тикшергәннәр. 2024 елның 10 аенда ведомство контроле кысаcында барлыгы 172 тикшерү узган.
Альберт СУЯРГУЛОВ, Татарстанның баш прокуроры:
– Быел республикада коррупцион җинаятьләр саны 5 процентка кимеде. Шәхсән минем өчен, республика прокуроры буларак, коррупциягә каршы эшчәнлек юнәлеше беренче урында тора. Коррупциядән дә куркынычрак нәрсә юк!
(Республиканың әйдәп баручы матбугат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашудан)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез