"Риваять" этно-төркеме халык уен коралларына багышланган тамашага чакыра

"Риваять" этно-төркеме халык уен коралларына багышланган "Моң сандыгы" проектының чираттагы тамашасын әзерли. Бу хакта төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов хәбәр итте.

“Моң сандыгы” тамашасы 17 ноябрьдә “Әкият” балалар үзәгендә узачак. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында үткәреләчәк концерт 16:00 сәгатьтә башлана.

Кичәдә җыр-бию, уен-көлке, легенда-мифлар аша милли уен кораллары белән якыннанырак таныштырачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре