Газетага язылу

Ркаил Зәйдулла Мөхәммәтшинга: «Фәрит абый – син бөек кеше»

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан китүе турында билгеле булгач, үз фикерләре белән уртаклашты.

«Бүген бераз моңсурак көн, ләкин шул ук вакытта күңелдә яктылык хисләре кайный. Үзгәртеп корулар чорында туарга, яшәргә язмасын, диләр. Без 40 ел тирәсе үзгәрешләр чорында яшибез. Шундый заманда кыйбланы югалтмыйча, үз принципларыңны саклаган хәлдә яшәве һәм җитәкчелек итүе бик авыр. Фәрит абый, үзе әйткәнчә, ул бәхетле кеше. Аның янында Минтимер ага кебек сынмаган, сыгылмаган шәхесләр бар», – диде Ркаил Зәйдулла.

Ул Фәрит Мөхәммәтшинны бөек кеше дип атады. «Ачыктан-ачык әйткәнем өчен ачуланма: Фәрит абый – син бөек кеше,– диде ул Фәрит Мөхәммәтшинның зур тормыш юлы узуын искәртеп. – Аның исеме безнең татар халкы, Татарстан тарихында гына түгел, Россия, ә, бәлки, бөтен дөнья күләмендә алтын хәрефләр белән язылачак. 90 нчы елларда суверенитетны, федерализмны яклап, Дәүләт Думасында ясаган чыгышын бәлки күпләрегез хәтерлидер. Аны караган кешеләр татар халкы, Татарстан белән горурланмыйча калмаганнардыр. Ул гади халыкның бөтен мәфәгатьләрен белеп, аларның проблемаларын чишеп яшәгән, эшләгән кеше һәм бу безне генә түгел, киләчәк буыннарны да сокландырыр».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре