Ркаил Зәйдулла: «Теле юкның – иле юк»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, иле барның – теле бар, иле юкның – теле юк. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында әйтте.

“Әгәр теле юк икән, димәк аның иле дә булмый. Игътибар итегез, бу 2004 елдан мәктәпләрдә милли компонентны алып ташлаудан башланды. Һәм шуннан соң акрын-акрын гына рус теленнән башка телләрне юкка чыгару сәясәтен системалы рәвештә алып баралар”, – диде Ркаил Зәйдулла.

Аның әйтүенчә, тарих күзлегеннән, бу – гасырлар буена килә торган сәсәт. “Ләкин безнең тарихта төрле чорлар булган. Без, әлбәттә, оптимистлар. Бер шагыйрь: “Безне шул кадәр кыстылар, без алмазга әверелдек”, – дигән. Без дә күрәсең шуңа әверелгән. Инде басымны тоймый да башлаганбыз. Ләкин моның икенче ягы да бар. Без менә шулай чигенә-чигенә барганда үзебезнең телебезне югалтабыз. Чөнки соңгы җанисәп вакытында 600 мең татар үзенең теленнән ваз кичкән, 1 миллион татар кимегән. Кимү турында мин инде әйтеп тә тормыйм. Моның төрле сәбәпләре бардыр. Демографик чоңгыл да бар, сүз дә юк. Әмма 600 мең кешенең үзенең телен югалтуы бик күп нәрсә турында сөйли. Хикмәт нәрсәдә: телен югалта икән, халык юкка чыга. Халык юкка чыга икән, аның дәүләтчелеге юкка чыга. Димәк, бу – безнең милли республикаларга да турыдан-туры яный. Шуны онытмасагыз иде”, – диде депутат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре