Ркаил Зәйдулла: «Тукай елы» дип игълан ителү – күңелебезгә сарый май булып ятты»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Рәисе юлламасыннан соң үз фикерен җиткерде:

Татарстан Рәисенең үз юлламасында мәдәният, мәгариф юнәлешенә дә игътибар бирүе безгә алга таба барырга юнәлеш бирә. 2026 ел - Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Тукай елы» дип игълан ителү һәм моны Рәисебезнең хуплавы күңелебезгә сары май булып ятты. Без ул эшне башлаган идек инде. Язучыларыбыз эшли. Мисал өчен, Галимҗан Гыйльмановның Тукай тормышына багышланган китабы дөнья күрәчәк. Безнең шулай ук Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре белән дә уртак проектыбыз бар. Шагыйрь иҗатын республикада яшәүче башка халыклар телләренә тәрҗемә итеп 30 ар шигырен чыгару күздә тотыла. Бу бик зур эш. Тәрҗемәчеләр инде эшләп бетерде. «Тукай иҗатында ислам дине мотивлары» турында да китап әзерләнә. Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан зур конкурс та оештырдык.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре