Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Роберт Искәндәров билгеләнгән. Татарстан Премьер-министры район сессиясендә шул хакта белдергән.
“Роберт Ринат улы эшләчнлеге дәверендә үзен максатка омтылышлы, энергияле, җаваплы җитәкче буларак танытты. Гади булмаган шартларда ул кешеләр, хезмәт коллективлары белән бергә эшләү тәҗрибәсен туплады. Идарә итүдәге осталыгының Менделеевск районына нәтиҗәле җитәкчелек итү, социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл кылу мөмкинлеге бирәчәгенә ышанам”, – дип белдергән Песошин.
Роберт Искәндәровка 34 яшь. 2015 елдан шәхси компаниядә юрист булып, шуннан соң “СтройЭнергоМонтаж” предприятиесе директоры булып эшләгән. Мунициапль хезмәттәге карьерасын 2016 елда район хакимияте башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазыйфасыннан башлап җибәргән. 2018 елның маенда Менделеевск районы советы аппаратына җитәкче итеп билгеләнгән. 2022 елның октябрендә районның башкарма комитеты җитәкчесе булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез