Роберт Миңнуллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Бүген Толстой урамы, 16А адресы буенча урнашкан йортта Халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы ачылды.

Әлеге йортта шагыйрь 2000-2020 нче елларда яшәгән булган. Истәлек тактасы ачылу тантанасында Татарстанның Дәүләт киңәшчәсе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Роберт Миңнуллинның якыннары катнашты.

- Монда килгән һәркемгә зур рәхмәт! Робертның арабыздан киткәненә өч ел булып килә. Бер минут та искә алмыйча калганыбыз юк, - диде шагыйрьнең тормыш иптәше Клара ханым. - Әлеге истәлек тактасын куярга күршеләребез тәкъдим итте. Имзалар җыйдылар. Бүген әлеге тактаның ачылуында аларның өлеше бик зурдан.

Истәлек тактасының авторы - яшь скульптор, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре