Габдулла Кариев театрында Роберт Миңнуллинга багышланган спектакль куелачак.
«Гомер моңы» спектаклен кую идеясе Роберт Миңнуллинның балачак хатирәләре җыелган китапчыктан барлыкка килгән.
«Аның 600 дән артык әсәре бар, шигырьләрен җыр итеп Татарстанның да, Башкортсанның да җырчылары башкара, тик Роберт абый турында бер спектакль дә куелмаган. Шуңа да без аның иҗатын һәм тормыш юлын сәхнәдә күрсәтү идеясе белән яши башладык. Россия мәдәният фонды грантын җиңгәннән соң, идеябезне тормышка ашыру бенча эшне башладык», - диде «Счастливые истории» Хәйрия фонды директоры Елена Исламова.
Спектакльнең сценаристы – Булат Минкин, режиссеры – Эльдар Гатауллин. Тамаша балалар һәм яшүсмерләр өчен булганга нәкъ тә менә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сайлана. Премьера 30 октябрь көнне күрсәтеләчәк. Аны шулай ук онлайн карау мөмкинлеге булыр дип көтелә.
«Яшь чикләве 12+ дип куелу – гаиләләр белән килеп карау мөмкинлеге булсын өчен. Роберт абыйның әсәрләрен күргәч үк балачакка кайтабыз бит, шуңа күрә дә бу спектакль – гаилә белән карый торган, яшүсмерләр өчен дә, һәм шул ук вакытта балалар үзләре генә дә карый торган матур әсәр булырга тиеш», - диде театр директоры Илнур Гайниев.
«Минем уйлавымча, бу проект артистлар өчен дә, тамашачы өчен дә кызыклы һәм үзенчәлекле, чөнки шигъриятнең театр белән мондый тыгыз бәйләнеше сирәк күренеш. Спектакльгә сценарий язганда Роберт Миңнуллинның шәхесен якыннан белгәнгә күрә үземнең киңәшләремне, фикерләремне чагылдырырга тырыштым, - диде Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова. - Бер карасаң, балалар өчен спектакль булып та кала ала иде, ләкин татар әдәбиятын театр һәм шигърият аша популярлаштыру турында сүз алып барабыз икән, без шәхесләр иҗатының күпкырлылыгын күрсәтергә тырышырга тиешбез.»
Спектакльдә якынча 45 шигырь кулланыла, аларның барысын да сценарист Булат Минкин сайлаган.
«Роберт Миңнуллин образын 3 артистыбызга бүлергә булдык. Берсе – эчке кичерешләрен, уйларын, икенчесе – иҗади ягын, өченчесе – җанын, күңелен сәхнәдә яктыртачак. Төп рольләрне Рамил Вафин, Айрат Шамс һәм Баязит Кәримов башкарачак», - дип төп геройлар белән таныштырды спектакльнең режиссеры Эльдар Гатауллин.
ТаңЧулпан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез