Бүген Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 30 елга якын җитәкләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов вафат булды. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2 ел элек эштән китсә дә, ул һәрвакыт театрда кадерле кеше булган. Иҗатташ дуслары әйтүенчә, үзенә бер дигән алмаш калдырып, театры өчен җаны тынычланып киткән.
«ВТ» журналисты Роберт Шәймәрданов турындагы истәлекләрне барлады. Аларның һәркайсы аңа рәхмәтле икәнен яшерми.
– Роберт Шәймәрданов – Минзәлә театрын күтәргән кеше. Бинабызга ремонт ясауны башлап йөрде. Театр данын Россия күләмендә, чит илләрдә дә танытты, – ди театрның режиссеры Дамир Самерханов. – 2009 елда режиссер кирәк булгач, мин театрга килдем. Терәгем дә, киңәшчем дә булды. Һәр артистны үз баласыдай якын итә иде. Аның арабыздан китүе – безнең өчен бик зур югалту. Ул театр дип янып яшәде һәм һәрбер сүзне йөрәгенә якын итә иде. Күрәсең, болар эзсез узмагандыр.
Театр һәм артистлары хакына сәламәтлеген дә аямады. Әлмәт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлова аның хакында әнә шулай ди:
– Театр Сабан туенда күрешкән идек. Безнекеләр, дип, гел янып йөрде инде. Бер артистка гадел бәя бирелмәде, дип, бик борчылды. Дөрес бәяләнмәгәнгә машина ота алмый калды бит. Роберт кызарып чыкты, гаделсезлеккә бик кимсенде. Озак та үтмәде, инсульт кичерде, – ди Фәридә ханым. – Без бик тату булдык. Театрга эшкә урнашкач, Казанда очраштык. Мине күрде дә: «Син, туганкаем, кая килгәнеңне белеп килдеңме?» – диде. Театрны җитәкләүнең авыр эш икәнен яшермәде. Миңа һәрвакыт терәк булды. Без гел аралашып тордык. Әле авырып киткәч тә, сер бирмәде. Театрга бәйле чараларда очраша идек. Соңгы тапкыр «Ләкләк» балалар театры фестивалендә күрештек. 28 гыйнварда 60 яшьлеген уздырырга хыялландык. Чын мәгънәсендә театр дип җанын бирде инде.
Фәридә ханым Минзәлә театрның хәзерге директоры Илнур Гайниевка бик зур рәхмәтен җиткерә.
– Робертны бик зурлады. Эштән китте инде дип, читкә какмады. Роберт кадерле булды. Театрны ышанычлы кулларга тапшырып китте, – ди ул.
Элек Әлмәт театрында эшләгән артист Фоат Зарипов, Роберт абый чакыргач, Минзәләгә күченә. Алар бергә өч ел гына эшләп кала.
– Роберт – чын дус, яхшы кеше иде. Аның яхшылыкларын сөйләп бетерерлек түгел. Хатыны Гөлфәния белән матур яшәделәр. Бер ул, бер кыз үстерделәр. Гөлфәния дә театрда эшләде. Алар – бергә укыган, бергә эш башлаган кешеләр. Дустымны югалту бик авыр. Икенче тапкыр инсульт булгач та, җиңәр төсле иде. Әмма булмады. Комага киткән иде. Шул килеш бакыйлыкка да күчте, – ди Фоат Закиров.
Роберт абый Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән бер төркемдә укыган. Бер җыелышып алырга иде, дип йөри идек, ди Зәйнәп апа.
– Роберт дустыбызның китеп баруын ишеттек. Бик авыр хәбәр. Без бер-беребезне шулкадәр яхшы аңлый идек. Роберт кеше белән аның хәлен аңлап сөйләште, – ди җырчы. – Алар Зөфәр белән бер бүлмәдә яшәде. Аннары дуслашып киттек. Безне татар җанлы булуыбыз тагын да берләштерде. Ул сәнгатебез өчен тырышты. Күпме гастрольләрдә йөрде. Эшләгән эшләре милләт өчен иде.
Роберт абый инде мәңге кайтмас гастрольгә китте. Җан дуслары әйтмешли, үзеннән соң күпме эшләре калды. Кемнән генә сорама, аның изге күңелле булуын, театр өчен янып яшәвен әйтәләр. Урыны оҗмахта булсын. Хатыны һәм балаларына, якыннарына сабырлык телибез.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез