Газетага язылу

Робот-илтеп бирүчеләргә дә таләп куелачак

Быел  илдә робот-илтеп бирүчеләргә яки роверларга беренче ГОСТлар барлыкка киләчәк. Бу хакта Росстандарт башлыгы Антон Шалаев хәбәр итә.

Антон Шалаев сүзләренә караганда, стандартны эшләү башланган инде.

"2026 елда бездә әлегә роверларны урам хәрәкәтенә интеграцияләү буенча түгел, ә нәкъ менә классификация һәм куркынычсызлык буенча таләпләр барлыкка килергә тиеш", –  ди ул.

Роверлар 2019 елда "Яндекс" компаниясе тарафыннан эшләнгән һәм заказны аның сервисларыннан мөстәкыйль рәвештә маршрутлар төзеп китерү белән шөгыльләнә.

Россиядә 18 яшьтән зурраклар өчен квест-бүлмәләр хезмәтләренә яңа ГОСТ расланган. Документта биналарга гомуми таләпләр һәм куркынычсызлык нормалары исәпкә алынган. Стандартлар күңел ачу төрләренең популярлыгы артуын, җәрәхәт алу очракларының ешаюын күздә тотып эшләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре