Абонентлар турында мәгълүматларның дөреслеген тикшерү кирәкле мәгълүматлар күрсәтелмичә генә рәсмиләштерелгән 12,2 миллионнан күбрәк сим-картаны ябуга китергән.
Аның әйтүенчә, аноним “симка”ларның законсыз әйләнешенә һәм телефон аша мошенниклыкка каршы комплекслы көрәшнең бер өлешенә әйләнгән бу. Шулай ук Роскомнадзор ел башыннан бирле, суд карарлары буенча, 730 интернет-ресурска керүне чикләгән.
Чикләүләр балигъ булмаганнарны җинаятьчелеккә җәлеп итүче, азартлы уеннар, наркотиклар белән бәйле яки үз-үзеңә кул салуга чакырган материаллар таратучы сайтларга кагыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез