«9 нчы сыйныфларда тарих буенча телдән имтихан булачак дигән карар кабул ителде, һәм ул 2028 елдан старт ала. Хәзер мондый имтихан уздыру модельләре эшләнә», - дип аңлатты ул.
Шул ук вакытта Музаев үзе җитәкләгән ведомство мәктәп уку процессында тарих һәм тарихи белемнәрнең ролен елдан-ел көчәйтергә ниятли, дип ышандырды.
Элегрәк Рособрнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа модельне башта илнең төрле төбәкләрендә сынап караячаклар һәм укытучылар фикерен исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр. Аны мәктәпләрдә 2028 елдан башлап кертү күздә тотыла.
Үз чиратында РФ мәгариф министрлыгында яңа имтихан Бердәм дәүләт имтиханына керү формасы булачак, дип белдерделәр. Биремнәр хәзер әзерләнә торган дәреслекләрдәге материалларга туры киләчәк.
Профильле министрлыкта имтихан ярдәмендә укучыларның тарихи процессларны аңлавын билгеләргә өметләнәләр. Мәгариф министрлыгы исәпләүләре буенча, сынау билгеле бер фикерләрне дәлилли яки кире кага белүне үстерергә, шулай ук тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә мөнәсәбәтне формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез