Роспотребнадзор белгече Татарстанның мәктәп ашханәләрендәге хилафлыкларны атады

Ризык азрак суына, эчәк таякчыклары да азрак табыла башлаган. Тәлинкәдә ашау суыну очраклары – 1, эчәк таякчыклары бактериясе табылу 0,9 процентны тәшкил итә. Бу саннарны Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина балаларның туклануына багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

–Без мәктәп туклануында бик уңай үзгәрешләр күрәбез. Кайнар ризык температурасының түбәнәюе ачыкланган мәктәпләр саны кимеде. Моннан дүрт ел элек бу күрсәткеч 5 процент иде. Балалар, ата-аналар бирелгән ризыкны салкын, диләр. Мондый сыйны балалар ашыймы? Әлбәттә, юк. Без мәктәпләрдә 1 проценттан артык салкын яки суына башлаган ризыклар таптык, – дип сөйләде Марина Патяшина.

Тәлинкәгә ботка яки ашны да юмартрак салалар хәзер. Марина Патяшина белдергәнчә, ризыкның күләмен киметү очраклары 8 проценттан 1гә төшкән. Сабыйлар өчен порция –200, зурларга 250 граммнан ким булмаска тиеш.

Марина Патяшина мәктәп ашханәләрендәге хилафлыкларның тиз төзәтелүен әйтте. Узган уку елында ашханәләрдә туклану тәртибен тупас бозу очраклары булмаган.
Сәрия Мифтахова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре