“Роспотребнадзор” коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле мәктәпләр һәм балалар бакчаларына кертелгән санитария кагыйдәләрен 2021 ел азагына кадәр озайткан. Ведомство башлыгы Анна Попованың бу җәһәттән тиешле карары хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
“Роспотребнадзор”ның COVID-19 шартларында балалар учреждениеләренең эшләү кагыйдәләрен июль аенда әзерләвен искә төшерик. Документ нигезендә, төрле сыйныфлар, төркем һәм отрядларның бергәләшеп төрле чараларда катнашуы, шулай ук аларга башка оешмалардан балалар җәлеп итү тыелган. Моннан тыш иртән балаларның сәламәтлеген барлау, тән температурасын үлчәү сакланып кала, дигән сүз.
Мәктәпләр үзләренең эшен балаларның үзара аралашуын ничек тә киметердәй итеп оештырырга, һәр сыйныф үз бүлмәсендә генә укырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез