Халыкның 80 процентында күмәк иммунитет барлыкка килгәннән соң гына битлекләрне салачакбыз.
“Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстандагы санитария-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясендә республикада яшәүчеләрнең битлекләрне әле тиз генә сала алмаячакларын белдергән.
– Грипп һәм ОРВИ сезонына кердек. Шуңа күрә, әлбәттә инде, бу сезонда битлекләр сакланып калачак. Беләсезме, хәзер безгә күмәк иммунитет өчен халыкның 60 процентын түгел, ә 80 процентын колачлау кирәк. Шуңа күрә якындагы ярты ел эчендә битлекләрне салу турында сүз дә була алмый. Коронавирус инфекциясеннән прививканы ничек тизрәк ясатсак, бу мәсьәләне шуның кадәр тизрәк хәл итә алачакбыз, – дигән ул.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять киеренкеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез