Роспотребнадзор: «Кошчылык фабрикасы барлык санитар таләпләргә туры килә»

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева да булачак кошчылык фабрикасының барлык санитар нормаларга туры килүен әйтте.

Идарә яңа цех өчен санитар-саклану зонасы проектына санитар-эпидемиологик документ биргән.

– Мондый объектлар куркынычлылык буенча икенче класска карый. Алар өчен 500 метр норма булып санала. Тагаш авылындагы иң якын йорт объекттан 1 150 метр ераклыкта урнашкан. Калган авыллар 1,5 мең метр ераклыкта, – ди җитәкче.

Шулай ук Марина Прокофьева санитар-саклау зонасы проекты кысаларында туфракның пычрануын бәяләү каралмаган, дип ачыклык кертте. Әмма проект калдыкларны чистарту һәм саклау чараларын үз эченә ала. Кошчылык фабрикасы территориясендә агып төшүче суларны җыю һәм эшкәртү өчен чистарту корылмалары, кош тизкләрен җыяр өчен саклагыч урнаштырылачак, ә биологик калдыклар вакытлыча рефрижераторда сакланачак һәм утильләштерү өчен махсуслаштырылган оешмага тапшырылачак.

– Барлык чаралар да санитар таләпләргә җавап бирә, проект тулысынча куркынычсыз, – диде Марина Прокофьева. 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре