Роспотребнадзор куркыныч БАДларга карата көрәш игълан итте

Роспотребнадзор маркетплейсларда ябыгу өчен тыелган препарат табылганнан соң БАДлар сатуны катгый чикләргә планлаштыра.

2026 елда үз көченә керергә тиешле яңа кагыйдәләр базарны намуссыз җитештерүчеләрдән чистартырга тиеш.

Норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында барлыкка килгән документ нигезендә, дәүләт теркәве узмаган, куркыныч матдәләр булган яки составы турында ялган мәгълүмат белән таратыла торган барлык  продуктлар тыюга эләгәчәк. Шулай ук БАДларны гадәти азык-төлек продуктлары рәвешендә сатарга ярамаячак. Катгый контроль режимы алты ел дәвам итәчәк — 2032 елга кадәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре