Россиядә март аенда коронавирус белән авыручылар саны сизелерлек кими башларга мөмкин, дип яза "Татар-Информ".
РИА Новостига Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә авырулар санының акрынлап арту фазасы тәмамланган һәм, гадәттә, бер ай-ай ярым дәвам итә торган тотрыклану фазасы белән алышынган.
«Ягъни февраль ахырына кадәр без бүген күргән тенденция сакланыр, мөгаен. Ә март аенда авырулар санының сизелерлек кимүе башланырга мөмкин», - дип саный Горелов.
2020 елның җәе дәрәҗәсендәге статистика май аенда булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез