«Талпаннар активлыгының икенче дулкыны дәвам итә, алардан инде билгеле булган башка авыруларны, мәсәлән, талпан энцефалиты һәм боррелиозны йоктырырга мөмкин», – диелә хәбәрдә.
Талпан тешләвеннән саклану өчен, ведомство белгечләре ачык төстәге, тәнне каплап торучы, манжетлары тыгыз кием кияргә, чалбар балакларын оекбаш яки аяк киеменә тыгып куярга һәм репеллентлар кулланырга киңәш итәләр. Мөмкин булса, киемне акарицид чаралар белән эшкәртергә кирәк.
Роспотребнадзорда шулай ук табигатьтә булганда үз-үзеңне һәм бер-береңне даими рәвештә һәр 1,5–2 сәгать саен тикшереп торырга киңәш иттеләр.
Әгәр талпан инде тирегә ябышкан икән, аны пинцет яки махсус җайланма ярдәмендә, измәскә тырышып, сак кына алып ташларга киңәш ителә.
«Талпан тешләгән урынны антисептик белән эшкәртергә һәм тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда табиблар куркынычларны бәяләячәк һәм талпан инфекцияләреннән ашыгыч профилактика мәсьәләсен хәл итәчәк», – дип йомгакладылар ведомствода.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез