"«Россельхозбанк» гади халыкны ник алдый икән?"

Өч ел элек «Россельхозбанк»ка 100 мең сум акча салган идек. Март аенда 3 ел булды. Процентын алырга дип барган идек, бирмәделәр. Шул 30 мең сум акчаны алсак, дәвалануга тотарбыз дигән идек. Гади халыкны ник алдыйлар икән? Банктагы кыз: “Сезнең акчаларыгыз артмаган, бу СВОга бәйле”, – дип әйтте. Бик тә күңелебез төште.

Антонида Хәсәнова. Кукмара

«Россельхозбанк»ның Кукмарадагы филиалы җитәкчесе Ленар Баһавиев:

– Бу ханым безнең хезмәткәрне дөрес аңламаган. Без аның кертемен яңадан карадык. 2022 елда килгән булган. Акчаны банкка төрлечә салып була. Кемдер чит ил кәгазьләре алып, шуларның инвестиция акчасына өметләнә. Әмма килешүдә аермачык әйтелә: акчаның артуына бернинди гарантия бирелми. Хәсәнова Антонида очрагында да шулай булган. Алар процентка өметләнсә дә, илгә санкцияләр кертелгәч, кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү туктатылган. Бу очракта банк бернинди дә кагыйдәләрне бозмады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре