Россия 2031 елгы су спорты буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына дәгъва итәчәк

Россия 2031 елгы су спорты буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен көрәшү мөмкинлегенә ия. Бу хакта Самарада «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында узган Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спорт советы утырышында Россия су спорты федерациясе башлыгы Дмитрий Мазепин белдерде.

2027 елгы дөнья чемпионаты Будапештта узачак, 2029 елда турнирны Пекин кабул итәчәк.

«Безгә 2031 елда Россиядә дөнья чемпионатын уздыру өчен көрәшергә мөмкинлек бар, ләкин без Мадрид кебек шәһәр белән көндәшлек итәчәкбез. Халыкара федерациягә тәкъдим җибәрелде», – диде Мазепин.

Су спорты буенча дөнья чемпионаты 2015 елда Казанда узган иде. Татарстан башкаласы 2025 елда турнирны кабул итәргә тиеш иде, әмма Халыкара йөзү федерациясе (World Aquatics) Украинадагы хәл аркасында Россия территориясендә ярышлар үткәрүне тыйды. Ярышлар Сингапурда узды, анда Россия спортчылары нейтраль статуста чыгыш ясадылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре