Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты башлыгы Григорий Карасин aif.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Украина буенча өч яклы сөйләшүләрдә сүзнең нәрсә турында барачагын аңлаткан.
Моңа кадәр тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Украина ягы сөйләшергә теләгән очракта, Мәскәүнең Киев белән тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләргә кире кайтырга әзер булуын белдергән иде.
Министр басым ясап әйткәнчә, Россиянең сөйләшүләрдән баш тартканы юк һәм әйтәсе сүзләре дә бар.
“Партнерларыбыз һәм дошманнарыбызда аек акылның җиңәчәгенә өметләнәбез. Алда – БМО Генераль Ассамблеясе. Министр Лавров анда барачак. Делегация дә шунда булачак. Шуңа күрә ниндидер элемтәләр булачак. Украина режимы ягыннан Россиягә бандитларча һөҗүмнәрне ничек тә киметү өчен мондый элемтәләрнең дәвам итүе һәм конкрет нәтиҗәләргә китерүе мөһим. Иң әһәмиятлесе шулдыр, мөгаен. Көнбатышның акылга таянып эш итүче кешеләренең хәлиткеч сүзләрен әйтәчәгенә өмет итәбез”, – дигән Карасин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез