Зеленский сөйләшү йомгаклары буенча Мәскәү. Вашингтон һәм Киев делегацияләре катнашындагы өч яклы очрашуның март башында узачагын белдергән. Телефон аша сөйләшүдә шулай ук Кушма Штатлар президентының махсус илчесе Стив Уиткофф һәм бизнесмен, Трампның кияве Джаред Кушнер катнашкан, дип яза «РБК».
«Иртәгә Женевада ике яклы очрашуда вәкилләребез караячак мәсьәләләр буенча, шулай ук март башында өч яклы форматта очрашуга әзерләнү буенча фикер алыштык. Без аның лидерлар дәрәҗәсендә сөйләшүләргә күчү мөмкинлеге бирәчәгенә исәп тотабыз», – дип язган Зеленский.
Исегезгә төшерәбез: Россия, Америка һәм Украина арасындагы сөйләшүләрнең чираттагысы 17-18 февральдә Женевада узган иде. Соңрак Зеленский территорияләр мәсьәләсе һәм Запорожье АЭСының статусы буенча алга китешкә ирешелмәвен белдергән. Шул ук вакытта Украина делегациясе вәкиле Рөстәм Умәров кайбер юнәлешләр буенча алга китешнең булуын хәбәр иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез